Башкортстанда мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы тоткарлаганнар. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганакларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Ул тоткарланган», – дип хәбәр итә чыганак.
Әминә Шәфыйкова җитәкләгән ведомство әлеге хәлгә аңлатма бирүдән һәм тоткарлау сәбәбен атаудан баш тартты, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.