news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәдәни җәнҗал: классик опера премьерасына «Инстасамка» трегын керткәннәр

news_top

Башкортстанда мәдәни җәнҗал: «Севильский цирюльник» операсының премьерасында «Инстасамка» трегын җырлатканнар. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Күп кенә тамашачылар режиссер экспериментын зәвыксызлык һәм изгелекне мыскыл итү дип атый: ул төп герой хатын-кыз партиясенә «Инстасамка»ның «За деньги да» җырын керткән. Театр солисты исә нәкъ менә шуның аркасында куелышта катнашудан баш тарткан.

«Бу – тулысы белән сафсата. Әгәр алар Джоаккино Россининың гениаль музыкасы җитми дип саный икән, мин инде нәрсә дияргә дә белмим. Димәк, мондый спектакльдә катнашмау хәерлерәк. Мөгаен, хәзер мине эштән дә алырлар, белмим», – диде опера җырчысы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Диләрә Идрисова.

Режиссер һәм театр җитәкчелеге фикеренчә, тәнкыйтьләүчеләр бары тик идеяне аңлап бетермәгән. Әмма тамашачылар белән бәхәсләшү кыен: алар классик куелышка билет сатып алганнар, ә билетлар сату башлану белән үк беткән.

«Инстасамка» трегы – операны тәнкыйтьләү өчен бердәнбер сәбәп түгел, костюмнар да, кайбер образларның чагылышы да, бигрәк тә классик вариантта булмаган персонажлар, тамашачыларга ошамаган. Күпләр беренче акттан соң ук залны ташлап чыгып киткән, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» театрның матбугат хезмәтеннән комментарий алган.

«Бу композицияне кертү – спектакль идеясе кысаларында режиссер уйлап тапкан алым, ягъни бу дөньяда барысы да акчага сатыла, дигән фикерне күрсәтү өчен. Шул ук вакытта җыр баштагы килеш түгел, ә махсус оркестровка эшләнеп, речитатив итальян теленә тәрҗемә ителде. «Севильский цирюльник» операсының төрле сәхнәләрдәге куелышларын искә төшерсәк, Розина партиясенә элек тә музыкаль өстәмәләр кертелүен күрергә була», – дигәннәр театрда.

Театрның генераль директоры Александр Алексеев сүзләренчә, мондый практика әле XVII гасырда ук барлыкка килгән. Булган арияне өстәмә ария белән алыштырганнар яки операга өстәмә итеп керткәннәр. Моны композитор үзе дә, башка автор да яза алган – төп композитор белеп тә, белмичә дә. Өстәмәләрнең күбесе арияләр булган, сирәк очракта опера булмаган җырлар да кертелгән. Шулай ук театр җитәкчесе «Инстасамка» җырын куллану алдан ук килештерелүен, авторлык хокукларының тулысынча саклануын да ассызыклады.

Спектакльдә әлеге җыр кулланылу сәбәпле труппадагы артистларның катнашудан баш тартуына килгәндә, Башкорт дәүләт опера театрында бу сәбәп аркасында бары тик бер җырчы гына спектакльдә катнашудан баш тартуын әйттеләр.

«Еш кына куелыш авторлары белән артистлар арасында режиссер концепциясен аңламау очраклары була, һәм бу – артистның рольдән баш тартуына яки режиссерның башкаручыны алыштыруына китерә. Розина партиясен башта опера труппасыннан 5 артистка әзерләде, әмма әлегә без бер генә составны чыгардык. Февраль аенда тагын 2 премьера спектакле узачак, алга таба ничек булыр, төп партиядә кем чыгачак – әлегә билгеле түгел», – дигәннәр театрның матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 декабрь 2025
    Исемсез
    фуу противно
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар