Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кырау: помидор сабаклары боз булып каткан, шалтырап торалар – видео

news_top_970_100
Башкортстанда кырау: помидор сабаклары боз булып каткан, шалтырап торалар – видео

Кичә мессенджерларда бер видео таралган иде. Анда бер ханым, еларга җитешеп, кырау суккан яшелчә бакчасын күрсәтеп йөри. Төнлә температура күрсәткечләре минус ягына төшкән, дип әйтергә дә җирлек бар, чөнки бакчадагы барлык яшелчәләр дә шакырдап бозга каткан.

«Бөтен әйбер дә туңды. Кәбестәләр шакырдап тора. Ай, Аллакаем. Чәчкәләрем «вечь» яткан. Укроп… Карагыз әле, «стеклянный». Кичә су сипкән идек, шуның тамчылары каткан. Әнә коела, ничек коела. Аллакаем, әрәм генә булдыгыз, нинди матурлар идегез бит», – дип, апа яшелчәләрнең бозын коя.

«Терелми инде болар. Укропны карагыз, нинди! Гел бозда. Чәчкәләрем… Пионнар шыгырдап торалар, сынып төшәләр. Әле чәчкә дә атмаган бөреләре бар. Георгиннарым да беткән. Карлыганнар «вечь» каткан», – дип күрсәтә ул видеода «өф» итеп карап үстергән бакчасын.

Әлеге видеоны Башкорстан якларында төшергәннәр, диләр. Чыннан да Башкортстанда шундый салкыннар булдымы? Әлеге видеоны кайсы районда яшәүчеләр таратты икән, белүчеләр булса, безгә хәбәр бирегез әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100