Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган

news_top_970_100
Башкортстанда квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Яктыкүл янында квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Ул Cfmotо Сforce квадроциклы белән идарә иткәндә әйләнеп капланган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Кыз имгәнгән һәм ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Квадроцикл тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булган. Кызның аның белән идарә итү өчен таныклыгы да юк.

«Квадроцикл конструкциясе зур тизлектә барган килеш текә борылыш ясау өчен эшләнмәгән. Кискен борылыш ясарга маташканда йөртүче транспортны үзе белән бергә әйләндереп каплау ихтималы бар. Бу исә сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Мотоцикл белән шундый очрак булса, йөртүче кырыйга очып китсә, квадроцикл күпчелек очракта йөртүченең өстенә каплана, Әбҗәлил районында да шундый очрак булган. Мондый транспортның авырлыгы өч йөз килодан артыграк», – дип аңлатканнар ЮХИДИда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100