Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ана, дус кызы белән бер караватка яткан өчен, иренә кырыс җәза биргән

news_top_970_100

Башкортстанның Салават районында гаилә драмасы канлы тәмамлана, дип яза newsbash.ru.

29 яшьлек дүрт балалы ана кунакка иптәш хатынын чакыра. Алар аракы эчә башлыйлар. Ир белән хатын арасында бәхәс чыга, хатын, үпкәләп, балаларын алып, әнисенә кайтып китә.

«Кәефе төшкән ир йокы бүлмәсенә кереп ята. Бераз вакыттан шушы ук бүлмәгә хатынының дусты да киенгән килеш кереп ята. Бераздан хатын кире кайтып керә һәм чит хатын белән бер диванда трусикчан гына яткан ирен күреп ала. Котырган хатын пычак ала һәм иренең күкрәгенә, аякларына кадый башлый», – дип яза сайт.

Бәхеткә, хатын бераздан суына һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар ирне коткарып калалар. Әмма күп балалы ана кеше гомеренә авыр зыян китерүдә гаепләнә һәм 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100