Башкортстанның Ишембай районында сыерга аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Сыер көтүдән аерылып калган булган. Шул чакта аны аю саклап торган һәм ботарларга маташкан. Бу турыда «Салават җирендә» басмасы яза.
Сыер каты яраланган, шулай да аюдан качып котылган. Хуҗаларга катлаулы карар кабул итәргә туры килгән. Газапланып ятмасын өчен, алар сыерны чалган, диелә хәбәрдә.