Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч янгында сыер һәм бозау янып үлгән

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч янгында сыер һәм бозау янып үлгән
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Борай районындагы Иске Көрйә авылында 7 май төнендә зур янгын чыга. Биредә сыер белән кечкенә бозау һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын агач йортның мунчасыннан башлана. Аннары ут өйгә дә күчә, кирпечтән ясалган веранда, металл гараж, җәйге кухня, сарай, «Волга» һәм «ВАЗ-2105» машиналары да яна.

Йортта яшәүче 74 яшьлек бабайның кулы пешә. Ул машинасыннан уттан алып чыгарга маташканда имгәнә. Хәзер хуҗа кеше район хастаханәсендә ята.

Янгынны иртәне бишенче яртылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100