Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

15 майда Дүртөйле-Борай юлында «Лада Гранта» прицеплы «Камаз»га бәрелә. «Лада» белән 20 яшьлек егет идарә итә. Ул идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Йөк машинасы белән 48 яшьлек ир-ат идарә итә, ул Түбән Новгород өлкәсе кешесе, бу йөртүче имгәнмәгән.

«Авариядә җиңел машина йөртүчесе, аның салонындагы 19 яшьлек ике егет урында ук һәлак булды. «Лада» белән идарә итүче егет машина йөртү таныклыгы алмавы билгеле. Тикшерү бара», - дигәннәр төбәк буенча ЮХИДИда.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте белешмәсе буенча, һәлак булучыларны машинадан коткаручылар алган.

 «Ул каршы як полосадан килә иде. Мин аны бәрелешүгә 300 метр кала күреп алдым. Мин тормозга бастым. Тормозлау юлын карый аласыз. Мин 40-50 км/сәг тизлек белән бара идем», - дип сөйли йөк машинасының йөртүчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100