Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда кешеләргә җәен балыклары һөҗүм итә

news_top_970_100
Башкортстанда кешеләргә җәен балыклары һөҗүм итә
Александр Эшкинин

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Руслан А. елга төбендә гигант җәен балыклары булуы турында кисәтә. Аның сүзләренчә, бу балыклар аркасында кешеләр һәлак булуы ихтимал. newsbash.ru шул хакта яза.

«Биредә кешеләр батып үлде, дип язалар. Көзән җыерган булуы да ихтимал. Ләкин аларны җәен балыгы аягыннан тартып алып киткән булуы да мөмкин. Элек монда баржалар йөри иде, елга мул сулы булды. Хәзер елга саекты, елгачыклар гына калды. Аларга ашарга калмады, елга төбендә яталар инде», – дип яза ул социаль челтәрләрдә. 

Руслан сүзләренчә, элек биредә ике метрга кадәр озынлыктагы җәеннәр тотканнар, биш метрлы балыклар да була, диелә хәбәрдә.

«Уфа водолазлары анда төшми дә, алар төптә бүрәнә кебек яткан әйберләрнең җәен икәнен беләләр. Елгада бик тирәнгә йөзеп кермәгез. Бер булмаса, бер була», – ди Руслан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100