Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда каратэ түгәрәгендә үсмер малай үлгән

news_top_970_100
Башкортстанда каратэ түгәрәгендә үсмер малай үлгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Октябрь районы прокуратурасы көрәш түгәрәгендә бала үлгәннән соң тикшерү башлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спорт көрәше секцияләренең берсендә балигъ булмаган бала белән бәхетсезлек очрагы килеп чыга. 4 октябрьдә каратэдан тренировка вакытында, 14 яшьлек малайның хәле китә, ул аңын югалта һәм үлә.

Хокук саклаучылар һәм экстрен хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен, урынга Октябрь шәһәре прокуроры Денис Семенов бара. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклау өчен тикшерү эшләре дәвам итә, аның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе дә тикшерү башлау турында хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100