Башкортстанда Карамель фабрикасына баручы балалар утырган автобус авариягә очраган
Башкортстанда мәктәп автобусы йөк машинасына бәрелгән. Зыян күрүчеләр саны 11гә җитте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига бүген көндез Уфа янындагы юлда була. Якынча белешмә буенча, Алексеевский шоссесында «Higer» автобусы һәм «Шакман» йөк машинасы бәрелешә. Йөк машинасы сулга борчылу өчен туктый, шул чакта аңа арттан килә торган автобус бәрелә. Башта, 6дан 9 яшькә кадәрге 6 бала, 1 өлкән кеше имгәнгән, дип хәбәр ителә. Аларны хастаханәгә салганнар.
Автобус балаларны Карамель фабрикасына экскурсиягә алып бара торган булган.
Башкорстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы төгәлрәк белешмә биргән. «Автобуста 25 кеше була, 11 кеше зыян күрә (10 бала һәм 1 өлкән кеше). 4 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә, 4 баланы Балалар шәһәр клиник хастаханәсенә илттеләр, өлкән кешене Уфаның 1нче хастаханәсенә салдылар. Балаларның ике рәсми вәкиле хастаханәгә барудан баш тартты», – диелә хәбәрдә.
Башкортстан прокуратурасы тикшерү башлаган.