Башкортстан ЮХИДИ машина йөртүчеләргә экстрен кисәтү таратты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
ЮХИДИ башлыгы Владимир Севастьянов 7 апрельдә «Телеграм» каналында язганча, Әбҗәлил һәм Белорет районнарында кар яуган. «Юлларда кар, бозлавык. Тизлек режимын, транспорт чаралары арасында интервал һәм дистанцияне сакларга киңәш итәм. Җәйге шиналарга күчкән машина йөртүчеләргә бу районнарга бармый тору хәерле. Үзегезне саклагыз», – дип яза ул.
Башкортстан ЮХИДИ видеосы: