Башкортстанда Ирәндек тавын яклыйлар: Темәстәге җыенда халык үз сүзен әйтте
Башкортстанда бу ялларда 5-7 мең кеше килгән җыен узды. Ирәндек таулары тезмәсенә геологик разведка өчен бирелгән лицензия җирле халыкның тынычлыгын алды. Алар бу рөхсәт нәтиҗәсендә тауларда файдалы казылмалар, алтын табу башланачак, дип курка. «Интертат» «Пруфы» басмасыннан һәм җыеннан алып барылган онлайн нигезендә күзәтү ясый.
Баймак районының Темәс авылында Ирәндек тау тезмәсенә геологик разведка өчен бирелгән лицензиягә каршы халык җыены узды. Бу хакта prufy.ru сайтында Мария Чебакова яза.
Акция хакимият белән килештерелеп оештырылды. Анда активистлар һәм җитәкчеләр чыгыш ясады. Җыенда катнашучылар, 5-7 мең кеше катнашты, дип яза, рәсми мәгълүмат чараларында, 1 мең кеше, дигән саннар булды.
Җыенны оештыручыларның дәгъвасы – геологик разведка алып бару сылтавы белән таудан контрольсез рәвештә файдалы казылмалар чыгарылачак, бу – үзенчәлекле табигатьле һәм архитектура истәлекләре булган Ирәндек тауларына зыян салырга мөмкин, районнар экологиясенә исә төзәтеп булмаслык зыян салынуы ихтимал. Файдалы казылмаларны алучыларны акча гына кызыксындыра, ди алар, алар артыннан чүплеккә әйләнгән җирләр генә кала. Мәсәлән, Әбҗәлил районы Хәлил авылыннан Мәрзия Ирназарова төшергән кадрлар.
Темәстәге җыенны (йыйын) оештыручы һәм инициатив төркем җитәкчесе – Илсур Ирназаров. Ул Темәскә халыкны чакыру белән дә шөгыльләнде. Җыенны оештыру зур каршылыклар белән дә барды. Ахыр чиктә, район җитәкчелеге аны җыен итеп түгел, җыелыш итеп оештырмакчы иде. Моның сәбәбе – халык җыенының карарын хакимият үтәргә тиешле санала, ә җыелыш исә бары тик мөрәҗәгать кенә.
Җыен башлангач, аны клуб эчендә уздырырга теләгәннәр, микрофонны бирмәскә омтылышлар булган, әмма Илсур Ирназаров, мондый алымнарга бармадык, диде, халыкка рәхмәтен җиткерде.
Җыенда халык нәтиҗәгә иреште, дип әйтергә була. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән Җир асты байлыкларыннан файдалану комиссиясе вәкилләре җирле халыкны, Ирәндекнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә бары тик геологик разведка гына оештырылачак, дип ышандырды.
«Бу – фәнни тикшерү проекты, ул казылмалар чыгаруны күз алдында тотмый. Тау сыртының көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә үрнәкләр алу һәм мобиль җайланмалар ярдәмендә тирән булмаган бораулау күздә тотыла. Бернинди дәвамы булмаячак, бу – су өчен скважина бораулау белән бер», – дип белдерде Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты вәкиле Алексей Грицук.
Җыенда катнашучыларны геологик разведканы үткәрү сәбәпләре һәм аңа заказ бирүченең кем булуы кызыксындыра һәм борчый. Алексей Грицук, бу сорауга җавап биреп, разведка үткәрү буенча килешү җир асты байлыкларын инвентаризацияләү буенча дәүләт йөкләмәсе буенча подрядчы белән төзелгән, диде.
Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министры Нияз Фазылов, шулай ук, казылмалардан бернинди табыш алу булмаячак, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Урал Аръягында файдалы казылмалар күп, аларның берсе – стратегик марганец. Ул Урал Аръягына геологик разведканың 1930 елларда да, 1970 елларда да үткәрелгәнлеген, ә хәзерге тикшерү эшләре табигый казылма запасларын бәяләү өчен үткәрелүен әйтте.
Алга таба сүзне Башкортстанның вице-премьеры Азамат Габдрахманов алырга теләгән иде, ләкин җыелган халык аңа озак вакыт сүз әйтергә дә ирек бирмәде: сызгырып, «Кит!» дип кычкырып, чыгышын сөйләргә мөмкинлек калдырмады. Җыен модераторы берничә мәртәбә кешеләрне тынычланырга өндәде, вице-премьерга сүз әйтергә бирүләрен сорады. Ләкин җыелучылардан бары тик «Кит!» һәм «Күштауны онытмадык!» дигән сүзләр генә яңгырады. Ахыр чиктә, халыкны тынычландыра алдылар, Азамат Габдрахманов фикерләрен башкорт телендә җиткерде.
Ул геологик разведка заказчысының Россиянең Табигатьтән файдалану министрлыгы икәнлеген, бу эшләргә акчаны исә федераль бюджеттан бүленеп бирелүен әйтте. Шуңа күрә, фәнни-тикшеренү эшләренең максаты – геологик разведка һәм алга таба хисап бирү, ә файдалы казылмалар чыгару тыелган, дип язылган контракт шартлары белән бәйле рәвештә, федераль акчалар башка максатларга тотыла алмый. Ул, шулай ук, фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия контроле астында узачак, дип ышандырды.
Чиновникларның ышандырырга тырышуларына кармастан, җирле халык геологик разведкадан соң файдалы казылмалар чыгаруны башлау омтылышлары булмаячагына ышанмады. Учалыдан бәйсез эколог Эльвира Галләмова белдерде, мисал итеп, ул Ураз авылында алтын ятмаларын эшкәртүләрен әйтте.
Җыенда катнашучылар Ирәндек таулар тезмәсенә тыюлык статусы бирү турында тәкъдим керттеләр. Тәкъдим төркеме Ирәндек таулыгын тыюлык зонасы, төгәлрәк әйткәндә, милли парк итеп үзгәртүне сорап хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.
Ирәндек – Башкортстанның көнчыгышында урнашкан таулар тезмәсенең берсе. Аның озынлыгы 135 км дан артык, ул Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнары территориясе аша уза. Таулыкта борынгы торак пунктлар, шәһәрчекләр, остаханәләр, каберлекләр, ташландык авыллар очрый. Таулык табигый рәвештә төньяк һәм көньяк ике өлешкә бүленгән, алар арасында Кырыктытау һәм Куркак таулыклары урнашкан. Тау битләрендә Граф һәм Талкас күлләре, шулай ук Таналык, Төяләс һәм Олы Кызыл елгалары чыганаклары бар.
- Бүген, 22 майда «Башинформ», Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелде, дип хәбәр итте. Бу хакта республиканың мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы Идарәсе приказы чыккан. Ягъни, җыен эзсез узмады, дияргә була.