news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир белән хатын һәм аларның улы янып үлгән

news_top
Башкортстанда ир белән хатын һәм аларның улы янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru/

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге «ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

4 гыйнварга каршы төндә төнге икеләр тирәсендә Ибракай авылында шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндергәндә, 84 һәм 82 яшьлек ир белән хатын, аларның 54 яшьлек улының мәете табыла.

Урында тикшерүчеләр һәм коткаручылар эшли. Тиешле экспертизалар билгеләнгән.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазлары аварияле режимда эшләү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар