Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир һәм хатын бер-берсен кисәү һәм табагач белән кыйнап имгәткән

news_top_970_100
Башкортстанда ир һәм хатын бер-берсен кисәү һәм табагач белән кыйнап имгәткән
https://ru.freepik.com/

Башкортстанның Белорет районындагы Гәбдүк авылындагы бер өйдә ир-ат һәм хатын-кыз сугышкан. Өй хуҗасы ярдәм сорап полициягә шалтыраткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга килгән хокук саклаучылар ачыклаганча, 60 яшьлек хуҗабикә хатын яши торган өйгә аның мәрхүм иренең 61 яшьлек туганы кунакка килә. Бу ир-ат инде берничә тапкыр хуҗабикә хатынга бергә яшәргә тәкъдим иткән, хатын баш тарткан. Ир-ат тагын шул сүзен башлый, хатын каршы килә.

Кунак ир-ат салган килеш булу сәбәпле, ул кире кагуга бик агрессив җавап бирә, алар талаша башлыйлар. Аннары эш сугышка күчә. Кунак ир-ат кисәү таягы алып, хуҗабикә хатын табагач белән бәргәләшә башлыйлар. Шулай итеп аларның икесенең дә башы имгәнә. Экспертиза моны сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү дип бәяли.

Ир-атка һәм хатын-кызга карата җинаять эше ачыла. Алар гаепләрен таныган, үзара татулашканнар. Хәзер тикшерү эшләре бара, аннары суд булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100