Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда инвалид ир-атны кыйнап үтергән өчен депутатны хөкем итәләр

news_top_970_100
Башкортстанда инвалид ир-атны кыйнап үтергән өчен депутатны хөкем итәләр
https://pixabay.com/

Башкортстанда инвалид ир-атны үтерүдә гаепләнүче кеше суд каршына басачак. Мәләвез районара  прокуратурасы Мәләвез шәһәре советының элеккеге депутатына карата гаепләү карарын раслаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2021 елда 5 августка каршы төндә депутат булып эшләүче ир-ат 38 яшьлек танышы белән хәмер эчеп утыра. 38 яшьлек ир-ат өченче төркем инвалид. Вакыйга Мәләвез шәһәрендә инвалид ир-атның остаханәсендә була.

Табын корып утырганда ир-атлар талаша башлый. Кунак кеше остаханә хуҗасына кимендә 33 тапкыр аяклары һәм куллары белән бәрә. Кулына очраган әйберләрне тотып, хуҗаның гәүдәсенең башка өлешләренә дә суга. Имгәнгән хуҗа урында ук һәлак була.

Җинаять җаваплылыгыннан качар өчен, депутат кеше танышының мәетен урамга алып чыга һәм качып китә. Аннары бирегә кәләше белән бергә килә һәм ашыгыч ярдәм чакыра, имеш ул танышын тапкан.

Тикшерү эшләре барышында аның версиясен тулысынча кире кагалар.

Гаепләнүче ир-ат гаебен танымый. Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, мәрхүм 38 яшьлек ир-ат сувенирлар ясау остасы була, аны алтын куллы дип әйтәләр. Мәрхүмнең умырткалыгы берничә урыннан сынган, бөтен кабыргалары сынып беткән, баш сөяге сынган. Ул депутатның заказын ясау белән шөгыльләнгән булган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар язган.

Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100