Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «20 ел элек Башкортстандагы концертыма биш тамашачы килгән иде»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «20 ел элек Башкортстандагы концертыма биш тамашачы килгән иде»
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Башкортстан концертларына килгән иң күп тамашачы саны һәм иң азы белән уртаклашкан. Ике сан арасында аерма бик зур!

«Уфа! 14 000 тамашачы! Бу – минем өчен рекорд.

20 ел элек Башкортстанның Дүртиле районы Москово авылында концертыма 5 кеше килгән иде. Бу – минем Башкортстан җирлегендә куйган беренче концертым булды. Әгәр шул көнне, «менә шулай булачак» дип, бүгенге залларны күрсәтсәләр, мин ышанмаган да булыр идем. 

Башкортстанның кайсы районына барсам да, үз кызыгыз кебек кабул итәсез. Бүләккә күмәсез. 
Рәхмәтем, хөрмәтем сезгә, кадерле тамашачылар!» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Татарстанның атказанган җырчысы.

«Алга таба тагын да күбрәк», – дип вәгъдә иткән тамашачы.

«Бу холык! Барысы да яхшы булачак», «Сездәге энергетика – бомба, петарда. Күз тимәсен», – дигән комментарийлар да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100