news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике ел элек югалган Айратны эзлиләр

news_top

Башкортстанда ике елдан артык элек хәбәрсез югалган Айрат Баимовны эзлиләр. Ул Набережный авылында яшәгән булган. Бу турыда «Лиза Алерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

37 яшьлек ир-ат 2020 елның 30 декабрендә өйдән чыгып китә. Шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

Эзләүчеләр белешмәсе буенча, Айрат медицина ярдәменә мохтаҗ булуы ихтимал.

Айрат Баимов турында мәгълүматы булганнарга шалтырату өчен номерлар: 8-800-700-54-52 яки 112.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар