Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда һәлак булган хәрбинең әти-әнисе киленнәреннән улларының бүләкләрен даулый

news_top_970_100

Башкортстанда махсус операциядә һәлак булган хәрбинең әти-әнисе һәм тол хатыны арасында низаг килеп чыккан.

Раил Вильдановның гаилә бәхете нибары 10 көнгә генә сузыла. 2 ел хезмәт иткәннән соң, 17 августта, Курск өлкәсендә хәрби бурыч үтәгәндә, ул һәлак була. Бу фаҗигадән соң аның туганнары арасында мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә: хәрбинең яшь тол хатыны иренең гаиләсе белән араларын өзә һәм аның хәрби бүләкләрен кайнатасы белән кайнанасына бирүдән баш тарта, дип яза news-bash.ru сайты.

Хәрбинең әнисе Фреда Вильданова, геройны тәрбияләгән ана буларак, төбәк башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма, хәрби комиссариат аңлатмасы буенча, бүләкләрне саклауда өстенлекле хокук хәрбинең тол хатынына бирелә.

Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкилләре фикеренчә, мондый хәлләр индивидуаль караш таләп итә һәм туганнар арасында килешенеп хәл ителергә тиеш.

Раилнең әти-әнисе – Радик һәм Фреда Вильдановлар 50 ел бергә яши. 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да намуслы, эшчән кешеләр булып үсеп җитә, алар өчен әти-әнигә бервакытта да кызарырга туры килми.

Инде балалары да үзләре күптән әти-әни булган. Шулай да әти-әниләре янында еш кунак булалар, гел ярдәм итәләр. Вильдановлар мал-туар, кош-кортны күп асрый, умартачылык белән шөгыльләнәләр һәм салмак тормыштан тәм табып яшиләр. Хуҗабикә Фреда ханым тәм-томнар һәм икмәк пешереп, туганнарын сыйлый.

Махсус операция зонасында һәлак булган уллары Раил, җәен кыска вакытлы ялга өенә кайткач, сөйгән кызы белән гаилә корып калырга өлгерә.

«Аны кире җибәрү бик авыр булды. Аллаһ саклап йөртсен!» – дип сөйләгән була Фреда ханым «Буздякские новости» сайтына.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 ноябрь 2024
    Исемсез
    Эти - энигэ бирергэ инде, 10конлек хатынга тугел .
  • 16 ноябрь 2024
    Исемсез
    Әлбәттә әти-әнисенә калдырырга кирәк, хатыны аның башка ир таба барыбер. Озак тормас... Ә әти-әни өчен гомерлек югалту. 10 көн торган хатынга ир кадерле микән соң????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100