news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда фаҗига: дүрт кеше үлгән, икесе – нәни балалар

news_top
Башкортстанда фаҗига: дүрт кеше үлгән, икесе – нәни балалар
Фото: Владимир Севастьянов телеграм-каналыннан, www.bashinform.ru

Башкортстанның Күгәрчен районында юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән, аларның икесе – балалар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов фаҗига урынына барган.

Севастьянов хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген кичке 4ләр тирәсендә Магнитогорск – Ира юлының 347нче километрында була.

Якынча белешмә буенча, «ВАЗ-2110» машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Шевроле Ланос» машинасына бәрелгән.

Авариядә «Шевроле» машинасындагы пассажирлар – яшь кыз, 2021 һәм 2023 елда туган 2 бала «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән. Машина йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«ВАЗ-2110» машинасында ир-ат һәлак булган. 2 пассажир һәм машина йөртүче имгәнгән, аларны хастаханәгә салганнар, дигән баш автоинспектор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар