news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда фаҗига: әтисе белән кызының мәетен таптылар, әнисенең гәүдәсен эзлиләр

news_top
Башкортстанда фаҗига: әтисе белән кызының мәетен таптылар, әнисенең гәүдәсен эзлиләр
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда коточкыч янгында 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

9 мартта иртә белән Юлдаш авылында агач йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә өлкән яшьтәге ир белән хатын, аларның улы һәм кызы була.

Янгынны сүндергән чакта 87 яшьлек ир-ат, аның 57 яшьлек кызының мәетен табалар. 55 яшьлек улы өйдән чыгарга өлгерә, ул ярдәм чакыра. 81 яшьлек әниләренең гәүдәсен эзлиләр. 

«Фаҗига урынын тикшерү бара, аннары суд экспертизалары билгеләнәчәк. Шаһитларны сораштыралар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Якынча белешмә буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин», – дигәннәр ведомствода.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар