Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда елга ташып, юлдагы машинаны агызган, кешеләр агачка менеп котылган

news_top_970_100
Башкортстанда елга ташып, юлдагы машинаны агызган, кешеләр агачка менеп котылган
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда «Ауди» машинасын су агызып алып киткән, олы яшьтәге ир белән хатын һәм аларның оныгы агачка менеп котылган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Бүген иртән Кушнаренко районында Матвеево авылы янында Сәрмәсән елгасы ташый башлый. Елга сулары юлны да баса, юлдагы «Ауди» машинасын юл кырыена агызып төшерә. Бу турыда 112 системасына хәбәр килә.

«Ауди» пассажирлары салоннан чыгу җаен таба, алар якындагы агачка менә һәм ярдәм көтә.

Урынга коткаручылар килә, кешеләрне эвакуациялиләр. Машинада өлкән яшьтәге ир белән хатын һәм аларның 14 яшьлек оныгы булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100