Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда дүрт яшьлек баланы этләр талап үтергәч, авыл советы рәисен хөкем иттеләр

news_top_970_100
Башкортстанда дүрт яшьлек баланы этләр талап үтергәч, авыл советы рәисен хөкем иттеләр
Михаил Захаров

Башкортстанның Учалы районы суды Сәфәр авылы советының элеккеге рәисенә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда Башкортстан прокуратурасына сылтама белән newsbash.ru l хәбәр итте.

Гаепләнүче ир-атка берничә ай дәвамында Сәфәр авылы халкы сукбай этләрдән зарланып сөйли, йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары турында да әйтәләр. Ләкин түрә бу мөрәҗәгатьләрне теркәми, карамый, сукбай этләрне тоту турында гариза бирү тәртибен аңлатмый.

Шулай ук авыл советы рәисе сукбай этләрне тоту белән шөгыльләнә торган эшмәкәргә гариза да бирми. Нәтиҗәдә сукбай этләр саны арта.

2021 елның апрелендә сукбай этләр чирүе 4 яшьлек малайга һөҗүм итә. Бала өе янында велосипедта йөри торган була. Ул бик каты имгәнә һәм урында ук һәлак була.

Гаепләнүче ир-ат гаебен танымый. Суд аны 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте, аңа дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында вазифа биләү 2,5 елга тыела, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100