Башкортстанның Күгәрчен районында 14 июньдә Иске Сөбхангол-Морак юлында юл һәлакәте булган. Авариягә очраган машина салонында дүрт бала да булган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Якынча белешмә буенча, Renault Duster машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Авариядә машина йөртүче үзе, 16 һәм 17 яшьлек дүрт пассажир имгәнгән, диелә хәбәрдә.