Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бүре кеше ашаган дигән ялган хәбәрләр тарала: чынлыкта фаҗига кайда булган?

news_top_970_100

Соңгы арада төрле чыганакларда бүреләр һөҗүм итүе турында хәбәрләр таралды. Бер аудиохәбәрдә «Архангел районында (Башкортстан – ред.) кешене бүре ашаган, дип язалар» дигән сүзләр бар. Аның белән бергә 8 бүрене бергә тезеп яткызып төшергән фотоны, сөягенә кадәр кимерелеп беткән ир-ат мәете сурәтен тараталар.

Мессенджерларда бу фаҗиганең хәтта Татарстанда – Боровое Матюшино бистәсендә булуын әйткән аудиохәбәр дә таралды.

Болар барысы да – ялган. Һәм болар – төрлесе төрле урында төшерелгән фотолар.

Мәет фотосына килгәндә, ул 14 гыйнвар көнне Краснодар краендагы Журавлевка һәм Джумайловка утарлары арасындагы басуда төшерелгән. Ир-атны кошлар һәм сукбай этләр ашаган, дип хәбәр иткәннәр Кубаньның табигать министрлыгында.

Үлгән кешенең күрше Масенковский утарында яшәгән 47 яшьлек Алексей булуы ачыкланган, дип язды «Kub Mash». Ул 7 гыйнварда ук югалган булган. Калинин районы хакимияте журналистларга ир-атны ул табылганчыга кадәр беркем дә эзләмәгәнен сөйләгән. Аның мәетен очраклы рәвештә күреп алганнар.

Социаль челтәрләрдә кешеләр, бу ир-атны бүре үтергән, дип фаразлаганнар. Әмма Кубаньның табигать министрлыгы әйтүенчә, урында бүре эзләре табылмаган. Аны этләр һәм кошлар ашагандыр, дип фаразлыйлар. Моннан тыш, бүгенге көндә бу төбәктә кешеләргә бүре һөҗүм итүнең бер генә рәсми очрагы да теркәлмәгән. Ир-атның үлеменең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү бара, дип яза «Краснодар онлайн».

Аучы ирләрнең фотосы кайда төшерелгәнен әлегә ачыклый алмадык.

Чыннан да бүреләрнең һөҗүм итүе исә Курган өлкәсендә булды. Бүре бүген төнлә Курган өлкәсендә урнашкан «Аю Күле» курорты бистәсенә килгән. Ерткыч җәнлек 4 кешене талаган. Бу турыда муниципаль округның башлыгы Антон Волков Telegram-каналында хәбәр итте.

«Бүре 4 кешене тешләгән. Кызганычка, зыян күрүчеләрнең берсен табиблар коткара алмаган. Хатын-кыз медицина учреждениесенә китерелгәндә авыр хәлдә булган, табиблар мөмкин булганның барысын да эшләделәр», – дип язган башлык. Ул кыргый хайваннан хәзер куркыныч янамавын да белдергән.

Фото: © ©URA RU

Волков сүзләренчә, хәзерге вакытта бүре һөҗүменнән зыян күргән 3 кеше кирәкле медицина ярдәме ала. Аларның тормышына бернинди дә куркыныч янамый. Урында хокук саклау органнары вәкилләре кизү тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100