19 октябрьдә Уфа районының Михайловка авылына таба юлда BMW машинасы электр баганасына «чорналып беткән», бәхеткә, йөртүчесе исән калган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» яза.
Фаҗига урынына коткаручылар, ЮХИДИ инспекторлары һәм башка экстрен хезмәтләр барган.
«Юлда хәрәкәт иткән чакта BMW машинасы каршылыкка очрый – электр тапшыру линиясе баганасына бәрелә. 37 яшьлек йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ягулык түгелмәгән», – дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Хәзер тикшерү эшләре бара.
«Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек ир-ат BMW машинасы белән идарәсен югалта һәм электр баганасына бәрелә. Авариядә йөртүче имгәнә», – дип аңлатканнар ЮХИДИда.
Фаҗига урынында төшерелгән фотоларда машинаның тимер-томыр өеменә әверелеп бетүе күренә. Электр баганасы автомобильнең уртасында диярлек тора.