Башкортстанның Белорет районында авариядә «Бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, туган якны өйрәнүче Хәниф Ахмедьянов һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига бүген көндезге 11ләр тирәсендә булган. Яңгырдан соң тайгак юлда бер якка таба бара торган «Рено Меган» һәм «Лада» бәрелешкән.
«Лада» юл кырыена төшеп киткән. Аның белән идарә итүче 64 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.