Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 1 яше дә тулмаган сабый шоколад йомырка савытын йоткан

news_top_970_100

Башкортстанның Зилаер авылы хастаханәсе табиблары 2022 елда гына туган сабыйның гомерен саклап калган. Бала шоколадтан ясалган йомырканың савытын йоткан булган. Уенчык аның сулыш юлларында тыгылып калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Район хастаханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов шул хакта социаль челтәрләрдә язган. Ул дежур табиб Людмила Матвееваның дөрес эшләвен әйтә. Фельдшер ашыгыч рәвештә хирурглар бригадасы чакыра. Докторлар Радик Салихов, Илдар Муратов һәм Вадим Альмухаметов, операция ясап, чит предметны чыгара, баланың сулыш алуы җайлаша.

Авылда яшәүче Филюзә Абдуловага аерым рәхмәт әйтәләр, ул бала белән анага хастаханәгә килергә ярдәм иткән. Филюзә юлда басып торучы хатынны очраклы рәвештә генә күреп ала, аннары ярдәмен тәкъдим итә.

«Уенчыкларга яшь чикләүләрен язу тәртибен юкка гына уйлап чыгармаганнар. Якыннарыгызны саклагыз», – ди Илдар Хәмитов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100