news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда хатын-кыз 8 Март бәйрәме алдыннан ирен кадап үтергән

news_top

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә 46 яшьлек хатын үз ирен үтергән өчен тикшерү изоляторына озатылган. Бу хакта Башкортстан судлары матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «News Bash».

Фаҗига 7 мартта була, ул вакытта гаилә пары якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә. Табын артында бәйрәм итеп утырганда, пар арасында бәхәс чыга. Хатын, пычак алып, иренең күкрәгенә кадый. Ир җинаять урынында ук җан бирә.

Суд шикләнелүче хатынны ким дигәндә 7 майга кадәр сак астына алу карарын чыгарган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2025
    Исемсез
    Эт белән хатын-кыздан сак булырга кирәк инде ул. Экология начарлану аларга аеруча начар тәэсир итә бугай.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар