Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-атны кыйнап, өйгә ут төрткән җинаятьчене сигез елдан соң тапканнар

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир-атны кыйнап, өйгә ут төрткән җинаятьчене сигез елдан соң тапканнар

Башкортстан прокуратура республикада яшәүче ир-атка карата "аеруча вәхши ысул белән үтерү", "ут төртү юлы белән, чит кеше милеген алдан уйлап юк итү" маддәләре буенча гаепләү карарын раслады. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
 
Ведомство белешмәсе буенча, 2013 елның ноябрендә Бөре шәһәрендә ир-атлар төркеме исерткеч эчемлекләр эчеп утыра. Ике кунак талаша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат ике шаһит каршында көндәшен кыйный башлый, аяклары белән тибә, куллары белән суга. Аннары агач урындык белән бәреп кыйный. Имгәнгән ир-ат аңын югалта. Җинаятьче эшен азакка җиткерү өчен өйгә ут төртә.
 
Кыйналган ир-ат төтен исе белән агуланып һәлак була, өй тулысынча янып бетә, 480 мең сум чамасы күләмдә зыян килә.

Җинаятьтә гаепләнүче кеше ачыкланмау сәбәпле, башлангыч тикшерү туктатыла.
 
"2021 елда тикшерүчеләр эшне кабат өйрәнә, шаһитларны сораштыралар һәм җинаятьчене табалар", - дип аңлатканнар өлкә буенча Тикшерү идарәсендә.

Ир-ат гаебен танымый. Җинаять эше республика Югары судына тапшырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100