news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер фатирда биш бала агуланган, өчесе авыр хәлдә

news_top
Башкортстанда бер фатирда биш бала агуланган, өчесе авыр хәлдә
"Татар-информ" архивы

Уфада биш бала билгесез матдә белән агуланган, аларның өчесе авыр хәлдә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Балаларны 12 августта көндез аңсыз килеш табалар.

«Вся Уфа» телекомпаниясе белешмәсе буенча, аларны Сипайлы микрорайонындагы бер фатирда тапканнар.

«Башинформ» Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, үсмерләр билгесез матдә белән агуланган һәм спиртның токсик тәэсиреннән зыян күргән. Хәзер алар хастаханәдә ята, өчесенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар