news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда банкның лицензиясен алганнар

news_top

Россия Банкы Башкортстанда теркәлгән «Промтрансбанк»ның («ПТБ» Банкы) лицензиясен кире алды. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә.

Активлар зурлыгы буенча банк Россия банк системасында 177 урынны биләгән. Үзәк банк бу карарны банк эшчәнлеген җайга сала торган законнарны системалы рәвештә бозу һәм террорчылыкны финанслау, акча «юуга» каршы тору өлкәсендә хокук бозуларны бетерү буенча җитәрлек булмаган эш аркасында кабул итте, диелә хәбәрдә. Банк шулай ук акчаларны «күләгә әйләнешенә» чыгаруга юнәлдерелгән шикле операцияләр үткәрүдә катнашкан клиентларга хезмәт күрсәткән.

Моннан тыш, банк тотрыклы рәвештә зыян күргән. Милекчеләрнең финанс хәлен торгызу омтылышлары нәтиҗә бирмәде, һәм банкка алга таба ярдәм итү мөмкин түгел, дип билгеләде регулятор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар