Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда укытучы бабай ялгышкан һәм әбисен мунчада яндырып үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда укытучы бабай ялгышкан һәм әбисен мунчада яндырып үтергән
https://pixabay.com/

Башкортстанда яшәүче пенсионер карт ялгышлык белән хатынын мунчада яндырып үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хәзер 74 яшьлек бу ир-атка хөкем карары чыгарганнар. Аны ут белән саксыз эш итү аркасында чит кеше милегенә зур күләмдә зыян китерү, саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаеплиләр.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, җинаятьтә гаепләнүче пенсионер ир-ат былтыр августта фатирда исерек улы белән талаша. Пенсионер фатирга ут төртә алуын күрсәтергә була. 

«Ул улы фатирдан чыгып киткәнен көтеп тора һәм хатынын мунчага озатып куя. Аннары үзе фатирга кайта, кешеләр булмавына инангач, газетага ут төртә һәм ишек төбенә ыргыта. Шулай итеп ул ут учагы ясый. Аннары пенсионер фатирга керә торган ишекне ачык калдырып китеп бара», – диелә суд хәбәрендә.

Шулай итеп фатир да, яндагы мунча да тулысынча янып бетә. Пенсионерның мунчага озатып куйган хатыны да янгында үлә.

УРтак милек булу сәбәпле, мәрхүмә хатынга 905 мең сум күләмендә зыян килә, шулай ук күршедәге фатир да яна, ремонт бәясе 400 мең сум дип бәяләнә.

Ир-ат гаебен тулысынча таный. Суд аның гаебен тануын, үкенүен, пенсия яшендә булуын һәм башка сәбәпләрне искә ала. Бабайның «Мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен», «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Җәмгыятьтә актив эшчәнлеге», «Өлкән укытучы» дигән исемнәре дә бар.

Суд аны бер елга иреген чикли, ул 23.00 – 06.00 сәгатьләрдә яшәгән урынында булырга, районнан чыкмаска, яшәү урынын үзгәртмәскә, аена бер тапкыр инспекциягә килергә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100