Башкортстанның Ишембай районы Петровское авылында яшәүче, җирле хастаханәдә санитар булып эшләгән Татьяна урамнан барганда, клуб янында куак төбендә булган ике балалы аюга тап була, дип яза newsbash.ru. Ана аю, баласына куркыныч яный дип кабул итеп, хатынга һөҗүм итә. Ул аны җиргә ега, хатынның котылмакчы булып суккалаганына, билгеле, игътибар да итми, асфальттан өстери башлый. Шаһитлар каты кычкырып, аюны куа. Ул балалары белән клуб артындагы паркка йөгерә. Аучыларны чакыралар.
Хатынның кулы сынган, аркасы тирән җәрәхәтләнгән була. Аны Ишембай хастаханәсенә алып киткәннәр, аның хәле авыр, дип хәбәр ителә.
Аучылар хәзер авыл тирәсендәге урманнардан аюны эзли. Ә җирле халык куркуда – алар аюның ни сәбәпле авылга килгәнен аңламый икән, чөнки бу авыл урманнан еракта урнашкан, ди. Корылык булганга, яки янгыннар аркасында ашарга эзләп килгәндер, дип фаразлыйлар.
«Без, аюны тере килеш тотарга мөмкинлекләр бар, дип, бик өметләнәбез. Аны балалары белән урманга алып чыгарга кирәк, үтерергә түгел. Ерткыч үзен агрессив тотса да, кешеләргә һөҗүм итәргә мөмкин булса да», – дигән авылда яшәүче кешеләр.