Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә кыз бала үлгән, әнисе хастаханәдә, тагын ике бала имгәнгән

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә кыз бала үлгән, әнисе хастаханәдә, тагын ике бала имгәнгән
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз авариядә кызын югалткан. Аның хәле турында «Башинформ» Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Әни кеше һәм тагын бер бала хәзер амбулаториядә дәвалана.

«Тагын бер бала хастаханәдә. Хәле стабиль, уртача авырлыкта», – дигәннәр ведомствода.

Фаҗига Стәрлетамак районында 19 гыйнварда көндезге бишләр тирәсендә Стәрлетамак – Красноусольский юлында була. Биредә «Лада Гранта» һәм «Киа Рио» машиналары кара-каршы бәрелешә. «Лада Гранта» машинасындагы 9 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. Аның 39 яшьлек әнисе имгәнә, аны хастаханәгә алып китәләр. «Киа Рио» машинасындагы 6 һәм 9 яшьлек ике балага да табиблар ярдәме кирәк була, дип хәбәр ителгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100