Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә дүрт кеше үлгән, тагын ике кеше җитди имгәнгән

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә дүрт кеше үлгән, тагын ике кеше җитди имгәнгән
www.bashinform.ru, ЮХИДИ

Башкортстанның Мәләвез районында Уфа-Оренбург юлында 19 июльдә ике җиңел машина бәрелешкән. Фаҗига иртәнге бишләр тирәсендә булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ford Focus белән Стәрлетамакта яшәүче 30 яшьлек ир-ат, каршы килә торган «Лада Ларгус» белән Сибайда яшәүче 36 яшьлек ир-ат идарә иткән.

«Авариядә ике машинаның да йөртүчесе, «Лада» машинасындагы 70 яшьлек пассажир (Зилаер районы кешесе) урында ук үлә. «Лада» машинасындагы өч пассажирны хастаханәгә озаталар, 62 яшьлек хатын (Хәйбуллин районы кешесе) хастаханәдә үлә. Тагын ике кешенең гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә», диелә ЮХИДИ хәбәрендә.

«Башинформ» чыганагы белешмәсе буенча, «Лада Ларгус» такси була, ул Акъяр-Уфа маршруты буенча бара. Прокуратурада бу белешмәне раслаганнар, такси рәсми булмавын әйткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100