Башкортстанның Әбҗәлил районында көтүлектә утлап йөргән атларны яшен суккан. Бу хакта социаль челтәрләрдәге «Татарстан-Башкорстан» сәхифәсендә язалар.
Яшен сугудан ике ат һәм дүрт колын җан-тәслим кылган. Мал хуҗаларының сүзләренә караганда, килгән зыян 300 мең сум тирәсе дип бәяләнә.