Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда атасы һәм кызын хастаханәгә алып бара торган ашыгыч ярдәм авариягә очраган

news_top_970_100
Башкортстанда атасы һәм кызын хастаханәгә алып бара торган ашыгыч ярдәм авариягә очраган
видеодан скриншот

Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасына Nissan автомобиле бәрелгән. Ашыгыч ярдәм атасы белән 8 яшьлек кызын хастаханәгә алып бара торган булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига бүген 15.30 сәгатьтә  Бикбай һәм Жуково юллары чатында була. Nissan бәрелгәч, ашыгыч ярдәм машинасы ян ягына ава.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, нәни кызның кулы сынган һәм аны хастаханәгә алып барулары булган. 

Ашыгыч ярдәмдә имгәнгән барлык кешеләргә, шул исәптән фельдшер белән машина йөртүчегә, ярдәм күрсәткәннәр. Nissan йөртүчесе җиңелчә курку белән генә котылган. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100