Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда алты балалы гаилә янып үлә язган, ике малай һәм әтиләре авыр хәлдә

news_top_970_100
Башкортстанда алты балалы гаилә янып үлә язган, ике малай һәм әтиләре авыр хәлдә
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Иглин районында 6 бала һәм аларның әти-әнисе бакча йортында янып үлә язган. Алар биредә ел әйләнәсе яши торган булган. Фаҗига 30 сентябрьгә каршы төндә була. Гаиләне хастаханәгә алып китәләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Башинформ»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, 35 яшьлек ир-атның башы, муены, гәүдәсе, аяк-куллары 1, 2, 3 нче дәрәҗәдә пешкән, ул ис белән агуланган, хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә.

2 яшьлек малайның тәненең 20 проценты, 9 яшьлек малайның 51 проценты пешеп беткән. Балалар икесе дә бик авыр хәлдә.

35 яшьлек хатынның йөзе һәм куллары – гәүдәсенең 1 проценты пешкән. Ул хәзер реанимациядәге балаларын карап тора.

5 яшьлек малайның тәненең 3 проценты пешкән, ул да хастаханәдә. 14 яшьлек малай, 11 яшьлек һәм 7 яшьлек кызлар стресс кичергән, алар да хастаханәдә.

Өйгә газ кертелмәгән, электр уты бар. Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100