news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда акчасын килеп алмаган миллионерны эзлиләр

news_top
Башкортстанда акчасын килеп алмаган миллионерны эзлиләр
Фото: © "Татар-информ"

Илкүләм лотерея Башкортстанда яшәүче миллионерны эзли. Ул Яңа ел тиражында 1 миллион акча откан, ләкин акчасын алырга килмәгән. Бу турыда лотерея операторына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Бәхетле билет Салават шәһәрендәге Россия почтасы бүлегендә сатып алынган.

Җиңүче кеше нәтиҗәләр билгеле булганнан соң 7 ай эчендә операторга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу очракта 2024 елның 31 июленә кадәр.

Җиңүче килеп алмаган акчаларны тираж уздырганнан соң 3,5 ел эчендә Россия Федерациясе бюджетына күчерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар