Башкортстанда 95 яшьлек ветеранны үтергәннәр: «Моны аңларлык та, кичерерлек тә түгел»
Кичә Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рафаис Мөслеховны үз өендә үтереп чыгып киткәннәр. «Интертат» ветеранның оныгы белән бу вәхши җинаять турында сөйләште.
Бөек Ватан сугышы ветеранының мәетен үз ишегалдында – Илеш районы Кадер авылында, һәр көнне иртә белән ветеран янына килеп, аны карый торган социаль хезмәткәр тапкан. Ул полиция чакырткан, ветеранда пычак яралары булган, дип яза «Башинформ» агентлыгы.
«Ветеранның өенә Илеш районы прокуроры Салават Шәмсетдинов барган», – дип хәбәр итте прокуратура вәкиле Регина Батталова.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчене тапкан, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Россия Тикшерү комитетының Криминалистик үзәге Баш идарәсенең криминалист-тикшерүчеләре һәм республика Эчке эшләр министрлыгының җинаять кылучыларны эзләү хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, үтерүченең 63 яшьлек шул ук авыл кешесе булуы ачыкланган. Ул элегрәк хөкем ителгән булган.
«2022 елның 25 августында иртән шикләнелүче кеше ветеранга бурычка акча сорарга килгән. Бабай авылдашына акча бирүдән баш тарткач, аңа тән җәрәхәтләре ясаган, ветеран шунда ук вафат булган. Шуннан соң ир-ат зыян күрүченең йортын актарып чыккан, акчаларын урлаган һәм качкан», – дип сөйләгәннәр Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, җинаятьне тулырак ачыклау өчен, җинаятьче белән сөйләшү уздыралар. Тикшерү барышында тоткарланучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү барышы Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратында, шулай ук Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегендә контрольдә тора. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
«Башинформ» агентлыгы ачыклавынча, бу кеше ветеранны 8 мең сум акча өчен үтергән. Һәлак булган ветеранның туганы аңлатканча, «авыл зур түгел, барысы да бер-берсен белә, шуңа күрә аның янына шул ук авыл кешесе кергән».
Бүген Рафаис Мөслехов белән туганнары һәм якыннары, дуслары һәм танышлары хушлаша. Аны Кадер авылы зиратында улы кабере янында җирлиләр.
«Рафаис абыйның башына сукканнар, дип ишеттем. Олы кеше иде, 95 яшьтә. Гомере буе укытучы булып эшләде, ялгышмасам, физкультура фәнен укытты, ләкин мине укытмады. Бик якты, ачык, ихлас күңелле кеше иде. Укучылар аны бик ярата иде. Бер сүз белән, авылның ихтирамлы, хөрмәтле кешесе булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бик кызганыч. Татар кешесе иде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә шушы авылда яшәп иҗат итүче язучы Марат Кәбиров.
- Рафаис Гыйзамович Мөслехов өлкән лейтенант булган. 1944 елның 30 декабрендә армия сафларында хезмәт итә башлый, хезмәтен 1951 елның 3 апрелендә тәмамлый. Ул 40 елга якын гомерен укытучы һөнәренә багышлаган, мәктәп директоры вазифасын башкарган, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.
Тикшерү комитеты сайтында үтерүдә гаепләнүченең фотосы чыкты. Ул ветеранның битенә күзне әчеттерә торган газ сиптергән, аннары күкрәгенә һәм битенә пычрак кадаган, диелә. Бу кеше ике айга сак астына алынган.
«Татар-информ» хәбәрчесе Рафаис Мөслеховның оныгы – Руслан Мөслехов белән элемтәгә чыкты. Руслан безгә Рафаис абыйның актив тормыш алып барганын, югалтулар кичергәнен сөйләде.
«75 яшенә кадәр эшләде. Барысын да үзе утырта, үзе карап тора иде»
– Картатай турында бернинди начар сүз әйтеп булмый, – дип башлады сүзен Руслан. – Ул Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында туган. Шунда авыл мәктәбендә белем алган.
Картатайның әбисе: «Син бик ябык булып тудың. Исән калырсың микән, дип борчылдым», – дигән булган. Ачлык, ялангачлык, сугыш еллары... Күз алдына китерә алмыйм, ул вакытта ничек исән калганнардыр?
17 яшендә бабам фронтка – Бөек Ватан сугышына китә. 1951 елга кадәр армиядә хезмәт итә, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җитә. «Кавказда бизгәк (лихорадка) эләктердем», – дип сөйли иде. Аннан соң аны Ульяновскига күчерәләр, хезмәтен ул шунда тәмамлый һәм туган авылы Кадергә кайтып китә. Картатаем сугыш турында, хезмәт иткән елларын искә алырга ярата иде. Кавказ таулары, виноград һәм карбыздан авыз итүләре турында сөйли иде.
Бервакыт ул Ульяновскидагы артиллерия училищесында бер хисап документын югалткан. Моның өчен аны 25 елга төрмәгә утырта язганнар. Ул өч көн буе шул документны эзләгән. «Подполковникның хатыны форточка аша ашарга бирә иде», – ди. Шөкер, картатай кирәкле документын эзләп табып, котылган.
Картатаемның тагын сигез бертуганы булган. Бер энесе әле дә исән. Ишле гаиләне туендырырга кирәк булганга күрә, бабам да балачактан ук хезмәтне яратып үскән. Армиядән кайтканнан соң ул өйләнә, Кадер авылында колхоз рәисе була, 40 ел гомерен мәктәпкә багышлый: баштан физкультура укыта, аннан соң директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. «Мәктәпне үз кулларым белән төзедем. Аны төзер өчен Башкортстан буйлап материал җыеп йөрдем», – дип әйтә иде миңа. Менә дигән өен җиткерә, кул эшенә оста була. Үземне белгәнемнән бирле хәтерлим, ике сарай, өч мунча төзегән иде, өч кое казыган иде.
Картатаем авылның Ветераннар советында иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив тормыш алып барды: аны Җиңү көне бәйрәменә дә, Сабантуйга да чакырып тордылар, ә ул чакырган җиргә һәрчак сөенеп барды. «Хәрби фронтовикларга һәйкәлләр бөтен җирдә тора, ә тыл хезмәтчәннәренә, сугыш вакытында үз җилкәсендә бөтен йөкне тарткан ялгыз хатын-кызларга багышлап куелган бернинди һәйкәл дә юк», – дип моңая иде. Бу гозерен ул җитәкчеләргә дә җиткерде. Соңрак, картатайның теләге чынга ашты. Горурланып: «Күрәсеңме, һәйкәл тора!» – дип күрсәтә иде.
95 яшьтә булуына карамастан, бөтен эшне үзе эшләргә тырышты. Бакчада казынырга яратты, барысын да үзе утырта, үзе карап тора иде. Авылда булганда, иртән бакчага чыгып кергәч, ишегалдында: «Бәрәңге казыйбызмы?» – дип, көрәген тотып тора иде. 75 яшенә кадәр эшләде. Иртәнге сәгать дүрттә торып, эшкә чыгып китә иде. Төшке ашка кайтып, башка эшенә бара иде, – диде Руслан.
«ВКонтакте»да утырды, кроссвордлар чиште, хәтта үз-үзенә укол да ясап маташты»
Рафаис абый, өлкән яшьтә булса да, һаман да күпне белергә, өйрәнергә омтылган. Менә, мәсәлән, ул компьютер белән кызыксына башлый. «ВКонтакте»да үз битен дә ачып җибәргән булган.
– 2018 елга кадәр компьютерда утырды, аннан соң күз күреме бераз начарланды. Экранны лупа белән зурайтып карый иде. Кроссвордлар чишеп утырды, күбрәк телевизор карады. Ишетү аппаратын киеп йөрде, «телевизорны озак карый алмыйм» дип әйтә иде. Үзен яхшы хис итте, аягында йөрде, үз акылында булды.
Мин үзем вахтада эшлим, авыл яныннан узган саен янына кереп чыга идем, үзе дә еш шалтыратып, хәлләрне белешеп торды. Картатайны кадерләделәр, хөрмәт иттеләр. Уфада ниндидер чара була кала икән, таксига утырып, Уфаларны әйләнеп кайтырга мөмкин иде ул. Йөрергә, кеше белән аралашырга, физик эшне эшләргә көче булды аның – шунысы сөендерә. Хәтта үз-үзенә укол да ясап маташты.
Ә менә ашарга пешерү белән мәшәкатьләнәсе килмәде, шуңа күрә Эльвира исемле туганнан туган сеңлем картатайга шул ук авылда торган социаль хезмәткәр яллады. Ул ханым картатайның ашарына пешерә, керен юа, өен җыештырып китә иде. Картатайның өе гел пөхтә, чиста булды. Ул хатынның эшләвен без ошаттык, – диде оныгы.
«Картатайның капкасы һәрчак ачык тора иде»
Рафаис абыйның үлеме турында да Русланга туганнан туган сеңлесе Эльвира хәбәр итә. Иң элек бу хакта Эльвирага шул ук социаль хезмәткәр шалтыратып әйткән була.
– Ул ханым кичә иртәнге 8 сәгатьтә картатай янына килә. Ишегалдына кергәч, картатайның кан эчендә үле килеш ятканын күреп ала. Җинаятьче картатайның башына дүрт тапкыр каты итеп суккан, аны пычагы белән чәнчегән. Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын, полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.
Картатайның капкасы һәрчак ачык тора иде, өлкән кеше булгач, үзегез аңлыйсыз. Ул-бу булса, күршеләр керә алсыннар өчен дә ачык торды ул. Бер яктагы күрше йорт күптәннән буш иде, анда кешеләр тормады. Ә икенче яктагы күршеләр Уфага киткән булганнар. Каршы өйдә торучылар ишетмәгәннәр, күрәсең...
Җинаятьче картатайның өенә кергән дә әйберләрне актара башлаган. Ә картатай һәрвакыт: «Ике генә сәгать йоклый алам, аннары ятып кына торам», – дия иде. Картатай тавыш ишетеп, бүлмәсеннән чыккан. Ят кешне күреп алгач, аны ишегалдына этеп чыгара алган.
Җинаятьче картатайны каты итеп этеп җибәргән, картатай ишегалдындагы бетон плитәгә башы белән егылган. Алай гына да түгел, җинаятьче кесәсеннән пычак чыгарып, картатайга берничә тапкыр кадаган.
Шуннан соң ул велосипедына утырып арткы бакчадан чыгып киткән һәм, кибеткә кереп, исерткеч эчемлекләр сатып алган. Юлда барганда пычагын ташлап калдырган, аны бүген металл эзләгеч белән табарга тиеш иделәр...
Картатайның өен ул айкап-чайкап, актарып чыккан. Орденнары тагылган костюмы идәндә аунап калган... Картатай пенсия ала иде. «Акчасын урлаган», – дип язалар. Акчадамыни эш? Бу гамәлне аңларлык та, кичерерлек тә түгел! Сиңа каршылык күрсәтә алмаган картка оятың, намусың булмыйча пычак белән када әле син?! Моннан да начаррак гамәлне күз алдына китерә алмыйм. Әле дә ничек картатаем җинаятьчене ишегалдына этеп чыгара алган, – ди ул.
«Ни өчен мин улларымнан иртәрәк үлмәдем, дип борчыла иде»
Рафаис абый соңгы җиде елда берүзе яшәгән. Ветеранның өч баласы, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Социаль челтәрләрдә «Балалары, оныклары кая караган?» дигән комментарийлар укыгач, бу турыда Русланнан сорамыйча булдыра алмадым.
– Картатайга бик күп тапкырлар үзебез янына күченергә тәкъдим иттек. Мин дә, әти дә, башка оныклары да әйтеп карады. Мин, әтием Октябрьскийда яшибез. Картатайның калган оныклары Уфада яши. Ләкин картатай өен ташлап китәргә теләмәде. «Юк, бармыйм. Бу – минем җирем. Кендек тамган җиремдә үләсем килә», – диде. Аның тыныч үлем белән китәсе килде, ләкин болай «ерткычларча» үлем белән түгел. Ул инде үзе үлемгә әзер иде. Хәтта каберенә һәйкәл ташына да заказ биреп куйган иде, ул аның сараенда торды. Картатай безгә җеназасында күп кеше булачагын әйтә килде. Күрәсең, аның сүзләре рас булган...
Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы улының аяклары юк иде. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ике аягына да операцияләр ясадылар, йөрәк белән китеп барды. Ринат абый химия фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алган иде, кызганыч, докторлык диссертациясен яклый алмады. Шулай ук берүзе яшәде, гаилә кормады, балалары булмады.
Төпчек улы Лаиф абый йөрәк өянәге белән җан бирде. Үз бизнесын алып бара иде. «Нишләп, ни өчен мин улларымнан иртәрәк үлмәдем?» – дип борчыла иде картатай. Улларының үзеннән иртәрәк вафат булуларын авыр кичерде. Хәзерге көндә бердәнбер улы – минем әтием Вернат Мөслехов исән.
Картинәй 1990 елларда яман шеш авыруыннан вафат булды. Озак авырды. «Дарулар булышмый, авыртуга түзә алмыйча кычкырып ята иде», – дип сөйләде картатай. Ул аны бик яхшы карады. Кызганыч, картлык көннәрендә бергә була алмадылар.
Гомумән алганда, картатай авыр тормыш юлы үткән. Нинди генә сынаулар, авырлыклар булса да, ул аларны җиңә алган, көрәшкән, – ди ул.
«95 яшендә дә гармунын алып, уйнап утырыр иде...»
Рафаис абыйның оныгы әйтүенчә, Илеш районы, Кадер авылы администрацияләре бу хәлне контрольгә алганнар.
– Өй әйберләрен саклыйлар, бу хәлне белеп, барысы да аякка басты. Җирләүне дә оештырырга булышалар. Дөнья халык җыела, нәкъ картатай әйтеп калдырганча. «Минем җеназага җыелган халыкның күплеген күреп шаккатырсыз», – дигән иде. Аның сүзләре чынга ашты.
Картатай авылда хөрмәткә лаек кеше иде. Аны белмәгә юктыр. 95 яшендә дә түбәтәен киеп, гармунын алып, уйнап утырыр иде. Җырларга да яратты. Картатаем якты кеше булды. Урыны оҗмахта булсын, – дип тәмамлады сүзен ветеранның оныгы Руслан.