Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорстанда бер хатынны котырган песи тешләгән: бөтен авылда карантин игълан ителгән

news_top_970_100
Башкорстанда бер хатынны котырган песи тешләгән: бөтен авылда карантин игълан ителгән
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Башкортстанның Күгәрчен районы Әлмәс авылында хайваннарның котыру чире буенча карантин кертелгән. Бу хакта Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, дип яза gorobzor.ru сайты.

Бер хатын-кызны йорт песие тешләгән. Хатын-кыз, песи алга таба да ташланмасын дип, аны үтергән. Лабораториядә котыру диагнозы булганлыгы ачыклана. Районның ветеринария хезмәте песинең мәетен яндырган, авыру хайван яшәгән җиргә дезинфекция ясалган, авыру таралуны кисәтү өчен эпизоотологик тикшеренү оештырылган, куркыныч янаган зоналарның чикләре билгеләнгән. Зыян күргән кешеләр тиешле медицина ярдәме ала.

Хәзер куркыныч янаган зонадагы хайваннарны ветеринария белгечләре күзәтә. Карантин вакытында авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау, мондый хайван үләксәләренең тиресен тунау тыела, шулай ук территориягә чит кешеләр дә керергә тиеш түгел.

2023 елда Башкортстанда, хайваннар тешләгәннән соң, 9287 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Төбәкнең Роспотребнадзор хезмәте хәбәр иткәнчә, бу күрсәткеч 2022 ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк.

Ведомствода әйтүләренчә, хайван тешләгәннән соң чир чир йоктырудан саклануның бердәнбер ысулы – катгый схема буенча антирабик иммуноглобулин һәм антирабик вакцина белән катнаш дәвалану курсын тулысынча узу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100