Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 6 татарстанлы үлеменә сәбәпче булган йөртүчене 5 елга хөкем иткәннәр

news_top_970_100
Башкортстанда 6 татарстанлы үлеменә сәбәпче булган йөртүчене 5 елга хөкем иткәннәр
Фото: Башкортстан ЮХИДИ идарәсе

Башкортстанда Татарстан кешесен, 6 кеше һәлак булган юл һәлакәте өчен, 5 елга колониягә җибәргәннәр. Бу хакта NewsBash хәбәр итә.

6 кешенең гомерен өзгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәте 2021 елның 2 июлендә Мәскәү – Уфа федераль трассасында, Башкортстанның Кушнаренко районында була. Тикшерү версиясе буенча, ул көнне «Scania» йөк машинасы йөртүчесе, идарә итүне югалтып, икенче зур йөк машинасы «Мерседес» белән бәрелешә.

Көчле бәрелүдән «Scania»ның тәгәрмәче ычкынып, каршы як полоса буенча хәрәкәт итүче «Lada Largus» автомобиле тәрәзәсенә оча. Тәгәрмәч килеп бәрелү сәбәпле, «Lada Largus» йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгып, «ВАЗ-2121 «Нива» автомобиле белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән «Lada Largus» әйләнеп, шунда ук янып китә.

Коткаручылар һәм «ашыгыч ярдәм» килгәндә, машинада булган 6 кеше үлгән була. Һәлак булучылар арасында 8 айлык йөкле хатын да була.

«Саксызлык аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте» факты буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерүне республика Тикшерү комитеты хезмәткәрләре прокуратура белән берлектә үткәрә.

Эш буенча гаепләнүче – Татарстанда яшәүче «Scania» шоферы. Ул булган һәлакәттә үз гаебен катгый рәвештә кире каккан. Әмма тикшерү җыйган дәлилләр һәм эш материаллары аның юл-транспорт һәлакәтенә һәм кешеләрнең үлеменә турыдан-туры катнашы булуын күрсәткән.

7 декабрьдә суд бу резонанслы эш буенча хөкем чыгарган. «Scania» шоферына колония-поселениедә 5 ел төрмә җәзасы билгеләнгән. Шулай ук аны 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100