Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 45 яшьлек хатын 13нче баласын тапкан

news_top_970_100

 

В Башкирии 45-летняя женщина родила 13-го ребенка

Башкортстанның Балтач районында яшәүче 45 яшьлек Альбина Хәйдәршина 13нче баласын тапкан. 

БСТ каналы хәбәр итүенчә, өч килограммнан аз гына артыграк булып туган бала сау-сәламәт, хатын аны үзе УФА республика клиник хастаханәсендә тапкан. Малайга Байрас дип исем кушканнар. 

Альбина Хәйдәршина гаиләсендә алты кыз, алты малай булган, хәзер малайлар бергә артыграк. Ананың инде ике оныгы да бар.

Хайдаршины до сих пор смотрят друг на друга влюбленными глазами

 

Ufa1 каналы 2017 елда Хәйдәршиннар гаиләсеннән репортаж язган. Гаиләдә ул чагында 11 бала булган,кечкенәсе Назгөлгә нибары дүрт ай булган. Ул чагында иң өлкән кызы Элитаның да кызы булган инде, Артур һәм Альмир – студентлар. 

Назгуль – самый маленький член семьи

 

Винер һәм Альбина Хәйдәршиннар 1994 елда танышкан, икесе дә шушы районнан. Армиядән кайткач, Винер бер ел очрашып йөргәч, Альбинага өйләнә – бу 29 ел элек була. «11 баланы үстерү авыр да, күңелле дә. Бер чиләк бәрәңге берьюлы китеп бетә. Мантыйны ике кәстрүл пешерәбез, ул әзерләнгәч, тагын ике кәстрүл куябыз. Ипине үзебез пешерәбез, печенье, тәмле әйберләр безнең өчен кыйбат», – дигән ана. Альбина үзе гаиләдә бердәнбер бала булгач, һәрвакыт күп балалар тәрбияләү турында хыялланган булган. «Зур гаилә – минем өчен бәхет», – дигән Альбина.

Хайдаршины активно участивую в разных районных мероприятиях

 

Гаилә бала пособиеләре алуын, әмма аларның җитмәвен әйткән, чөнки һәр бала өчен кием ала башлагач, аз килеп чыга дигән. «Әмма мин зарланмыйм, мин балаларны дәүләт өчен түгел, үзем өчен таптым», – дигән ана.

Элита – самый старший ребенок. Сейчас девушка воспитывает трехлетнюю дочь Айсылу

Иң өлкән кызлары Элита оныгы белән. 

Өлкән кызлары Элита әнисенең «батырлыгын» кабатламаячагын әйткән, өч бала җитә дигән. «Әти белән әни кайчак безнең исемнәрне озаклап искә төшерәләр», – дип көлкән кыз.

Фото Элита Хәйдәршинаныкы, видео Константин Корепановныкы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2022
    Исемсез
    Сокланам шундый бала дип яшэгэн гайлэгэ.Молодцы курыкмагач ,САУ-сэламэт булсыннар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100