Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 40 ел укытучы булып эшләгән сугыш ветеранын үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
Башкортстанда 40 ел укытучы булып эшләгән сугыш ветеранын үтереп ташлаганнар
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераны – 95 яшьлек бабайны үтергәннәр. Фаҗига Илеш районының Кадер авылында булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, бабайның мәетен социаль хезмәткәр шәхси йорт ишегалдында тапкан. Бу хатын бабай янына көн саен килеп, аны тәрбияләгән. Мәет тапкач, ул полициягә хәбәр иткән. Ир-ат мәетендә күп тапкыр пычак белән кадаган урыннар булган.

Башкортстан прокуратурасы әлеге мәгълүматны раслаган. «Урында Илеш районы прокуроры Салават Шәмсетдинов булды. Ул хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияли», – дип әйткән прокуратура вәкиле Регина Батталова.

«Башинформ» ачыклаганча, мәрхүм пенсионер Рафаис Муслухов булып чыккан. Хисап картотекасы белешмәсе буенча, ул өлкән лейтенант хәрби исеменә ия. «Маяк» газетасы белешмәсе буенча, Рафаис Гизамович 40 ел гомерен укытучы һөнәренә багышлаган, мәктәп директоры һәм укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасар булган. Ул актив тормыш алып барган, район чараларында да, сайлауларда да катнашкан. Быел июньдә Илеш районы Сабантуена барган.

Быел май аенда Рафаис Гизамович 95 яшьлек юбилеен үткәргән. Олы яшьтә булуына карамастан, «ВКонтакте» челтәрендә сәхифә алып барган, туганнары белән фотоларын куеп торган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100