Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 25 яшьлек кызны үтереп, мәетен тураклаганнар

news_top_970_100
Башкортстанда 25 яшьлек кызны үтереп, мәетен тураклаганнар
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат 25 яшьлек кызны үтерүен, мәетен тураклавын сөйләгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Эстәрлебаш районы прокуратурасы әлеге ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча гаепләү карарын раслаган.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2023 елның ноябрендә ир-атның өенә таныш кызы кунакка килә. Аннары алар талаша. Өй хуҗасы кызга ташлана, куллары белән буып үтерә.

«Җинаять эзен яшерү өчен, гаепләнүче ир-ат мәрхүмә кыз мәетен тураклый. Кисәкләрне пакетларга сала, урманга алып бара һәм күмеп куя. 2 ай чамасы кыз хәбәрсез югалган булып санала. Тикшерү барышында видеокүзәтү камерасы язмалары буенча кызның кая барганын ачыклыйлар. Аннары ир-атны, аның машинасын да табалар һәм өендә токарлыйлар», – дигәннәр ведомствода.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2023 елның 10 ноябрендә хокук саклау органнарына Стәрлетамакта яшәүче хатын мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек кызы 5 октябрьдән бирле элемтәгә чыкмавын әйтә. Тикшерүчеләр кызны, аның белән аралашучы кешеләрне ачыклый, күзәтү камераларын карый. Шулай итеп кызны үтерүдә 38 яшьлек Эстәрлебаш кешесе катнашы булуын билгелиләр. Кыз югалган төндә шушы кеше белән киткән. Тоткарлагач, бу ир-ат барысын да сөйләп бирә һәм мәетне яшергән урынын күрсәтә. Ул гаебен таный.

Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100