Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 25 яшьлек ир-ат хатынын кыйнап үтергән

news_top_970_100
Башкортстанда 25 яшьлек ир-ат хатынын кыйнап үтергән
www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче ир-ат хатынын вәхшиләрчә кыйнаган. Имгәнгән хатын хастаханәдә вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Белорет районы суды биредә яшәүче 25 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен караган. Ул «сәламәтлеккә зур зыян ясау һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләнгән.

Суд материалларыннан билгеле булганча, ир белән хатын талаша. Шул чакта ир ярсый һәм хатынын кыйный башлый. Ир хатынны бик каты типкәләп кыйный. Аннары ул үзе ашыгыч ярдәм чакыра.

Имгәнгән хатын икенче көнне хастаханәдә вафат була.

Суд утырышы вакытында шаһитлар да чыгыш ясый. Алар хөкем ителүче ир-атның хәмер эчеп йөрүен, хатынын гел кыйнап торуын әйтәләр. Хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, тик чара күрелмәгән.

Суд карары буенча, хатынын кыйнаган ир-атны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул каты режимлы колониядә булачак, диелә хәбәрдә.

  • Быел августта Башкортстанның Белорет шәһәрендә 31 яшьлек Динә Махиянованы элекке ире үтерде, ике баласы ятим калды. Яшь хатын дус кызлары кулында җан биргән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100