Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 17 яшьлек кыз урамда өшеп үлгән

news_top_970_100
Башкортстанда 17 яшьлек кыз урамда өшеп үлгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Мәчетле районында 26 декабрьдә иртә белән урамда кыз бала мәете табыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

17 яшьлек кыз мәетен туганнары таба. Ул мәктәптә укучы була.

«Башинформ»ның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы сүзләренчә, якынча версия буенча, кыз салкында өшеп үлгән.

Бала тәрбиягә алган гаиләдә яши, дигән белешмә дә бар.

Урында тикшерүчеләр эшли, алар фаҗига сәбәпләрен ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Соңрак Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү барышы турында хәбәр иткән. Дуван-Мәчетле авылында яшәүче кыз мәетен туганнары коттедж капкасыннан бераз гына читтәрәк тапкан. Ул төнлә өенә кайтып килгәндә туңып үлгән булуы ихтимал. Аның гәүдәсендә травмалар һәм имгәнгән урыннар табылмаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100