Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 16 яшьлек кызны һәм аның сөйгән егетен вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
Башкортстанда 16 яшьлек кызны һәм аның сөйгән егетен вәхшиләрчә үтергәннәр
https://surb.sledcom.ru/

Уфада яшәүче 22 яшьлек егет элек очрашып йөргән 16 яшьлек кызны һәм аның 20 яшьлек яңа сөйгән егетен үтергән. Аннары ул качарга маташкан, шул чакта авария китереп чыгарган һәм тагын бер кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига Кыргыз-Миякә авылында көнчелек аркасында килеп чыга. 22 яшьлек егет белән 16 яшьлек кыз күптән түгел генә аерылышкан, алар дуслар булып калырга килешкән. Аннары кыз башка егет белән аралаша башлаган.

22 яшьлек егет пычак, чүкеч алган һәм егет белән кызны эзәрлекләп йөри башлаган.

Мәетләрне Кыргыз-Миякә авылында тапканнар. Егет үз машинасында була, кыз машинадан бераз читтәрәк ята. Мәетләр икесе дә канга баткан.

 

Фото: © Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Җинаятьче егет атасының «ВАЗ 2107» машинасына утырып кача, аннары үзенең «ВАЗ 2114» машинасына күчеп утыра. Машинаны полиция куып тота башлагач, егет каршы як полосага чыга, «Лада Гранта» машинасына бәрелә. «Гранта» пассажиры һәлак була. Ике машинаны йөртүче дә имгәнә. Хәзер алар хастаханәдә.

Җинаятьче дә хастаханәдә, аның белән тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100