Башкортстанда 13 яшьлек Дарья Журавлеваны эзлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Дарья Благовещенск шәһәрендә яши. Аны эзләү турында 29 апрельдә БашРегионСпас игълан иткән.
Кыз өеннән 28 апрельдә чыгып киткән һәм әлегә кадәр әйләнеп кайтмаган. Баланың әти-әнисе волонтерларга һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Дарьяның буе 156 см, уртача гәүдәле, зәңгәр күзле.
Капюшонлы кара куртка, кара джинс чалбар һәм ботинка кигән.
Дарья турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен телефон номерлары: 9-937-3-102-112 яки 112.